Центральная библиотека

Сәнгать төне -2021

4 ноябрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме-Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватаныбыз тарихында аерым урын алып тора һәм дәүләтебезнең борылыш вакыйгалары белән бәйле. Әлеге истәлекле датага Үзәк китапханә онлайн чара әзерләде: көн дәвамында инстаграм аккаунты аша тарихи экскурсия кылырга чакырдык,  Ватаныбызга карата мәхәббәт һәм горурлык белән сугарылган рус һәм татар классикларының шигъри нон-стопларын тәкъдим иттек. Шулай ук уку залында "В веках твое величие, Россия..." дип исемлэнгэн китап күргәзмәсендә Россия һәм рус халкы тарихы, болганчык чорның Геройлары һәм вакыйгалары, танылган рус полководецлары һәм башкалар турында китаплар урын алды.