Центральная библиотека

Халык күңелендә калган моң ( М. Файзинең 130 еллыгына)

Күренекле драматург, шагыйрь һәм публицист Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллинның тууына 130 ел. Аны чын мәгънәсендә татар халкының улы дип атарга була, ул милли драматургиягә нигез салучыларның берсе. Мирхәйдәр Фәйзинең танылган «Галиябану» пьесасы бүгенге көнгә кадәр күп кенә театрлар сәхнәсеннән төшми. Әлеге уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре  юбилярның тормышына һәм иҗатына багышланган онлайн презетация тәкъдим иттеләр.