Центральная библиотека

"Каеннар җырчысы" (Г. Мөхәммәтшинның 80 яшьлек юбилее)

Бүген, шагыйребезнең гомер бәйрәме уңаеннан, аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак танышу өчен Балтач мәктәбенең 10 сыйныфлары белән шигъри аланда олуг шәхесебез  турында тулырак фикерләштек.

Гарифҗан Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дөнья күрде.

Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Азат Хөсәенов, Әнвәр Шаһиморатов, Мәсгудә Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җыр иҗат иттеләр.