"Добро пожаловать, читатель!"
Бүген Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 8 «А» сыйныфы укучылары өчен «Добро пожаловать, читатель!» дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрделәр. Укучылар китапханәнең һәр бүлеге белән, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Уку залында үткәрелгән “Своя игра” интеллектуаль уены да укучылар күңеленә хуш килде.