Центральная библиотека

Китаплар арасында

9 август - Бөтендөнья китап яратучылар көне. Әлеге уңайдан Балтач Үзәк китапханәсе үзенең укучыларына "Во!круг КНИГ" дип исемләнгән әдәби ярминкә тәкъдим итте. Биредә катнашучыларыбыз Библиокафеда "иң тәмле" шул ук вакытта кызыклы китаплар менюсы белән таныштылар, кызу табадан төшкән китапларны иң беренчеләрдән булып кулларына алдылар. Ә иң яратып укыган китапларына мәхәббәтләрен аңлаттылар. Нәни дусларыбызга балалар китапханәсеннән әкияти викторина тәкъдим ителде. Ә сез белә идегезме китап укучы ул-күптөрле исемнәргә ия бит. #кемсин дип аталган тестта һәр катнашучыбыз да үзенең нинди исемгә ия икәнлеген белеп китте.