Центральная библиотека

Җир шары синеке һәм минеке

5 август көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач" ял паркында “Книжная среда” проекты кысаларында экосәгать үткәрделәр. Әлеге чараның максаты булып табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү торды. Табигать, үсемлекләр, хайваннар һәм су дөньясы турында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Экосәгатьне үткәргәндә кошлар тавышы, табигать тавышлары кулланылды. Табышмаклар, сораулар, мәкальләр төрле, кызыклы булды, табигать белән аралашу серләрен ачарга булышты. Паркның ял итүчеләре чараның актив катнашучылары булдылар.