Центральная библиотека

Серле шахмат дөньясында

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар. Үзәк китапханәбезнең китап укучысы Асрар Фәрит улы “Балтач” ял паркында яшьүсмерләргә шахмат уйнау серләрен ачты. Ә “Книжная среда”  проекты кысаларында оештырылган китап күргәзмәсе яшь шахматчыларга көч сынашканда ярдәм итте. Халыкара шахмат көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада китапханәчеләр ял итүчеләргә кызыклы сораулар биреп шахмат уены турында белемнәрен сынадылар.