Шахматлар дөньясында
1966 елдан башлап инде күп еллар дәвамында бөтен дөньяда 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахмат уены хәтер, акыл сәләтен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала. Әмма бу әле барысы да түгел! Шахмат танылган әдәби әсәрләрдә шактый урын алып тора. Әлеге истәлекле датага Үзәк китапханә хезмәткәрләре шахматка багышланган китаплар һәм афоризмнар җыелган онлайн презентация әзерләделәр.