PRO каникулы
Җәй – һәркем өчен дә иң көтеп алынган ел вакыты. Шушы рәхәт мизгелләрнең бер көнендә Балтач Үзәк китапханәсенең зурлар бүлеге “Книжная среда” проекты кысаларында районыбызның “Салкын чишмә” эко-паркында “PRO каникулы” дип аталган квизбук үткәрде.
Паркта ял итүчеләр “Салкын чишмә” тарихы, Балтач урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Кашафуллина Диләрәнең фәнни эшенә нигезләнеп язылган әлеге тирәлек турындагы проект эше белән таныштылар.
Чара төрле биремнәр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.