Центральная библиотека

Сабантуй – милли йолалар бәйләме

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Әлеге милли бәйремебезгә багышланган “Сабантуй – милли йолалар бәйләме” дип исемләнгән онлайн презентация 11 июнь көнне Инстаграм аккаунтына урнаштырылды. Биредә Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану” әсәрендә китерелгән Сабантуй күренеше тасвирланды.