Россиянең даны һәм бөеклеге
12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә, бу Россия Федерациясе өчен аерым горурлык көне.Бу һәр гражданин өчен әһәмиятле көн. Россия көне алдыннан Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре «Китаплы мохит» проекты кысаларында «Балтач» ял паркында «Россиянең даны һәм бөеклеге»дип исемләнгән тарихи сәяхәт үткәрделәр. Уенда катнашучылар Россиягә, аның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган интеллектуаль уенда актив катнаштылар. Паркта ял итүчеләргә китап күргәзмәсе дә ошады, анда безнең дәүләт тарихы, шулай ук илнең бүгенге көне турында китаплар тәкъдим ителде.