Я в гости к Пушкину спешу…(Рус теле көне уңаеннан)
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Александр Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Бу уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре А.С. Пушкинның иҗатына багышланган онлайн презентация тәкъдим иттеләр.