Центральная библиотека

Китапханәдә Ачык ишекләр көне

Бөтен Россия Китапханәләр көне уңаеннан бүген китапханәбездә Ачык ишекләр көне узды. Биредә өлкән китап укучыларыбыз өчен иртәдән төрле кызыклы чаралар узды: "СладкоЧтение" ачык һавадагы китап күргәзмәсе эшләде, китап бирү бүлегендәге "Сюрприз" китап күргәзмәсендә китап укучыларыбызга яшерелгән китапны бүләккә алу мөмкинлеге тәкъдим ителде, "Галиҗәнап Китап" әдәби салонына өлкән китап укучыларыбыз шигърият дөньясында гизделәр. Татар әдәбиятынын яңа әсәрләренә күзәтү ясалды, кунакларыбыз каләм тибрәтеп бирелгән сүзләрдән үзләре шигырьләр иҗат итеп карадылар.