Җәй-сәламәтлек территориясе
Җәй-балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм үстерү өчен иң уңайлы вакыт. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен уен-калейдоскоп үткәрде. Биредә укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында уеннар аша мәгълүмат алды, әдәбият күзлегеннән әлеге тема белән танышты.