Дәверләрне атлый китапханә
27 май Бөтенроссия китапханәләр көне. Ул китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел, ә үз тормышларын китапсыз күз алдына да китерә алмаган барлык кешеләрнең бәйрәме дә. Акылларны агарту һәм йөрәкләрне җылыту – менә китапханәләрнең төп функциясе. Әбүгенге көн китапханәчеләре – ул эрудицияле, аралашучан, белемле киң профильле белгечләр генә түгел, талантлы кешеләр дә. Бәйрәм көне уңаеннан, Балтач авылара Үзәк китапханәсенең авыл китапханәчеләре игътибарына “Дәверләрне атлый китапханә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.