Центральная библиотека

Бөтенроссия “#МыВместе”акциясе

Дәһшәтле сугыш елларын бездән 76 ел аерып тора. Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! Бүгенге көндә исән булган сугыш һәм тыл ветераннарыбыз – дәһшәтле сугышның тере шаһитлары. 7 май көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Бөтенроссия “#МыВместе”акциясе кысаларында, Балтач бистәсендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинны һәм тыл ветераны Лена Фәтхрахманованы якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.