Центральная библиотека

Яшәүнең чын яме

Балтач районы язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын популярлаштыру һәм җирле мәдәни мирасны саклау максатыннан, «Тере автограф» проекты кысаларында Балтач өлкәннәр китапханәсе Фәридә Шакирова  иҗатын тәкъдим итә.  Тормышны тирәннән, төптән белүе, кешеләрне яратуы аңа зур уңышлар китерә — әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның әсәрләрендә гыйбрәтле кеше язмышлары, нечкә психологик кичерешләр белән үрелеп барып, йөгерек матур тел белән, мавыгып укый торган итеп сурәтләнә, гыйбрәт һәм сабак алырга өнди.