Центральная библиотека

Музейлар –хәтер хәзинәсе

18 май – Халыкара музейлар көне. Һәр халыкның үз тарихы бар. Музейлар безне шул тарих эзләре буйлап үткән заман вакыйгаларына алып кайталар, киләчәкне күзалларга ярдәм итәләр. Балтач районы бу яктан бик бай төбәк, чөнки халкыбызның тарихын, рухи мирасын өйрәнүгә юнәлдерелгән өч музей эшләп килә. Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре районыбыз музейларының эшчәнлеге турында онлайн презентация тәкъдим итте.