Ул тормышка гашыйк (Җәмилә Сибгатуллинага 75 яшь)
Җыр-моңга гашыйк, безнең өчен хөрмәтле, районыбызда мөхтәрәм шәхес – Җәмилә Сибгатуллинаның 75 еллык юбилее уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсендә “Ул тормышка гашыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Юбилярны котларга туган як шагыйрәләре җыелды. Мөгаен, язда туганнар шундый илһамлы, иҗатка гашыйк була аладыр. Алар күңелендә язгы кояш җылысы да, ташкыннарга тиң иҗат дәрте дә бар. Җәмилә апа гармун төймәләрен генә иярләп калмый, оста каләмче дә булып китә. Газета-журналларда аның хикәя, язмалары лаеклы урын алды.