Китап - йолдызларга юл
Балтач үзәк китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Библиотөн»акциясенә кушылды. Акция чаралары фәнгә, технологияләргә һәм кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган иде. Кунакка Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары чакырылган иде. Беренче катта кунакларны "Безне йолдызлар көтә!" фотозонасы каршы алды. Биредә теләгән һәркем махсус костюмнарда фотога төште һәм үзен чын космонавтлар итеп тоя алды. "Тукай Галәме" (Мир Тукая) театральләштерелгән тамашасында барысы да Габдулла Тукайның әкият дөньясына сәяхәт кылдылар. Әдәби кунакханәдә укучылар Юрий Гагаринның яраткан китаплары белән таныштылар, ә "Яшь космонавт" мәктәбендә алар үзара җитезлектә, зирәклектә һәм физик әзерлектә ярыштылар. Соңгы этап "Космик фуршет" космокафесы булды, анда кунаклар космик сыйларны татып карадылар һәм дуслык, тугрылык турында кыска метражлы фильм карадылар.