Мәңгелек яшәеш (Н. Гумилевның 135 еллыгы уңаеннан)
15 апрельдә рус шагыйре, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Көмеш гасыр әдәбияты вәкиле, рус акмеизмы мәктәбенә нигез салучы Николай Гумилевның тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан китап укучылар игътибарына Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре Инстаграм аккаунтында юбилярның тормышы һәм иҗатына багышланган “Жизнь после смерти” дип аталган видеопрезентация тәкъдим итте.