Центральная библиотека

“Әдәп төбе -ӘХЛАК” түгәрәк өстәл

8 апрель көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында “Әдәп төбе -ӘХЛАК” дип аталган түгәрәк өстәл артына Балтач гимназиясенең югары сыйныфында укучы кыз балалар белән очрашуга район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова һәм озак еллар Балтач Үзәк хастаханәсендә акушер – гинеколог булып эшләгән Камалиева Наилә Нургаязовна чакырулы иде.  Кешенең яшьтән үк шәхес буларак формалашуында һәм җәмгыятьтә үз урынын табуда әдәп-әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Бигрәк тә хисчән һәм нәфис гүзәл затларыбыз өчен.  Очрашу барышында яшүсмер кызларның җитлеккән вакытын исәпкә алып, әдәп-әхлак тәрбиясен үз эченә алган  актуаль сораулар, гигиена һәм дөрес яшәү рәвеше кагыйдәләре каралды.