Центральная библиотека

Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан «Сын Земли и звезд» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

8 апрель көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан «Сын Земли и звезд» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. А.П. Романовның «Сыны голубой планеты» китабына күзәтү ясалды. Белемнәрне тикшерү өчен укучыларга Ю.Гагарин турында кызыклы сораулар белән тест тәкъдим ителде. Укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.