Центральная библиотека

"Туган телем – иркә гөлем" (Начар күрүче китап укучылар белзн очрашу)

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Җиһанга аваз салгач та һәркем үзенә алга барырга кыйбласын сайлый һәм шул кыйбла аша ул телен, әйләнә – тирә мохитен булдыра.

21 нче февраль – Халыкара  туган тел көне. Илнең һәр почмагында  диярлек үз телләрен якын иткән һәркем дә хөрмәт белән билгеләп үтә бу көнне. Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә "Туган телем – иркә гөлем" дип аталган шигъри альбомда мөмкинлекләре чикле укучыларыбыз белән очрашу булды. Туган тел, Ана теле кебек әлеге җылы сүзләрне йөрәк аша үткәреп, күңелгә матур хатирә булып уелып калды. 2021 ел –Халыкара туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, районыбызда яшәүче иң күп милләт вәкилләре исеменнән әзерләнгән чыгыш урын алды.

Уен формасында барган  әлеге чарада кунакларыбыз зур  игътибар белән һәр сорауга җавап биреп, милли йолаларны искәртеп, татар әдәбиятында туган телгә атап язылган шигырьләрне укып, рухи азык алып киттеләр.