Атлыйм гомер сукмагынна (Ленура Сафинаның 85 яшьлек юбилее уңаеннан)
19 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә якташ язучы Ленура Сафинаның 85 яшьлек юбилей кичәсе узды. Ленура ханымның Балтач авылының күп гасырлы тарихын, күренекле шәхесләрен, мәртәбәле вакыйгаларын туплаган “Югалган эзләр буйлап”, Балтач ВЛКСМ райкомы тарыхын үз эченә алган “Балтачның балкышлы яшьлеге” китаплары буыннан-буынга тапшырырлык кыйммәтле хәзинә булып тора. Әлеге кичәгә килгән кунаклар юбилярның иҗат җимешләре белән танышып, аңа матур котлау сүзләре ирештерде. Шулай ук Ленура ханымның күңеленнән матур бизәк булып төшкән чигүле сумка, түбәтәй һәм калфакларын туплаган дефиле кичәгә тагын да ямь өстәде.