Китапка гашыйклар көне
12 февраль көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсенең зурлар бүлеге “Китапка гашыйклар көнен” билгеләп үтте. Чараның кунаклары – Балтач мәктәбе һәм гимназиясенең 10-11 сыйныф укучылары булды. Командалар классик әсәрләребез: “Галиябану” һәм “Ромео и Джульетта»ның азагын матур итеп тәмамлады. Укучылар һәр биремдә иҗади, креатив фикерләп, уен-конкурсларда да актив катнашты.