Центральная библиотека

Әле һаман да сызлый яралар...(Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көнгә багышлап)

15 февраль  - Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне уңаеннан,  Балтач район Үзәк  зурлар китапханәсендә  “Әле һаман да сызлый яралар...” дип  исемләнгән очрашу – кичә узды. Әфган сугышы ветераннары Галимов Фәрит Габдракип улы һәм Шәрифуллин Фәрит Гомәр улы белән очрашуга  Балтач бистәсе гимназиясенең 8 А сыйныф укучылары  килде. Балалар, тын калып, әфганчыларның куркыныч сугыш турындагы истәлек хатирәләрен тыңладылар. Очрашу  документаль фильм һәм китапларга күзәтү белән үрелеп барды.