Центральная библиотека

Милли тел - милләт җаны

2021 ел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы булу уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәтнең  “Шагыйрәнә мизгел” дип аталган иҗат кичәсе булды. Биредә шулай ук ТР Милли китапханәнең фәнни-методик бүлек җитәкчесе Низмутдинова Люция Мәсхүд кызы һәм шушы ук бүлекнең  баш китапханәчесе Зәйнәб Әбугали кызы Җамалиева катнашты. Каләме белән дөньяга шигырь дигән могҗиза тудыручы, бик күп җырлар авторы, халык гамен, тарихыбызны әсәрләрендә яктыртучы шагыйрь белән очрашуны  китап  укучыларыбыз һәм якташ язучылар зур түземсезлек белән көтеп алды. Чара кунагыбыз иҗат иткән шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Ярты җанын - шигърият, ярты җанын җыр-моң биләгән Рәмис Аймәтнең үзе башкаруындагы җырлар кичәбезгә ямь өстәде.