Центральная библиотека

“Да будет мерой чести Ленинград” кичә-реквием

Ленинград блокадасы - халкыбыз тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Блокаданы кичергән кешеләр гадәти кешеләр булган. Алар мөмкин булмаганны эшли: коточкыч шартларда да исән калып кешелек сыйфатын җуймый. Әкренләп алар китә, һәм алар белән бергә тарих китә. Әмма аның мәңгегә китмәве бездән тора. Бүген Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары тарих битләрен ачтылар һәм блокадалы шәһәр атмосферасын тойдылар. “Вспомнить страшно, забыть нельзя...” китап күргәзмәсенә күзәтү аша кунаклар үзләре өчен блокадалы шәһәр тормышындагы тарихи фактлар белән таныштылар, “Да будет мерой чести Ленинград” кичә-реквием аша Ленинград халкы кичерергән  михнәтле тормыш белән якыннан таныштылар.