Центральная библиотека

"Кышкы бәйрәм тантанасы" викторинасы

Кыш - могҗизалы ел вакыты. Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар - балалар өчен иң көтелгән вакыт. Урамда кышкы уеннар уйнарга, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Гаиләң белән генә түгел, китапханәдә дә вакытны күңелле үткәреп була.

5 гыйнвар көнне Үзәк зурлар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен "Кышкы бәйрәм тантанасы" исемле мавыктыргыч кичә узды. Чара барышында балалар викторинада катнаштылар, табышмакларның җавапларын таптылар, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды, алар канәгать калдылар.