Сүзләр җыючы Владимир Даль
1801 елның 22 ноябрендә рус язучысы, этнограф һәм лексикограф-Владимир Иванович Даль туа. Бу көн бөтен Россия буенча рус сүзлеге бәйрәме – Сүзлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 20 ноябрь көнне Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 класс укучылары өчен “Листая Далевский словарь” дип исемләнгән библиографик дәрес уздырылды. Биредә укучылар В.И. Дальнең 4 томлы сүзлеген кулланып кызыклы биремнәр чиштеләр һәм аң-белемнәрен тирәнәйттеләр. Чара барышында укучылар үзләре өчен Владимир Дальны күпкырлы шәхес буларак ачтылар. 13 укучы катнашты.