Центральная библиотека

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!

5 ноябрь көнне Үзәк зурлар китапханәсенең уку залына Балтач гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучыларын көзге каникул вакытында кунакка чакырды. Алар өчен “Здоровому все здорово!” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалуга багышланган иде.