Сәнгать төне - 2020
3 ноябрьдә Балтач Үзәк китапханәсе Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнашты. Быел әлеге чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланды һәм онлайн-форматта да узды. Балтач районы күп милләтле район. Биредә татар, рус, мари, удмурт халкы дус һәм тату яши. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре бар. Аларның күбесе-гадәти булмаган һәм кызыклы . Күршеләребез белән дуслыкта яшәү өчен аларның нинди үзенчәлекләре барлыгын белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Сәнгать төнен Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы, “Татарстан рәссамнар берлеге” региональ бүлеге әгъзасы, рәссам Т.М.Ильясовның картина галереясы ачып җибәрде. “Татар дигән данлы халкым бар..." иҗат остаханәсендә үзенчәлекле татар мәдәниятенә аның гасырлык традицияләренә яктыртылды. “Многолика и прекрасна Русь” дип исемләнгән остаханәдә рус халкының көнкүреше, кәсепчелеге, сәнгатенең милли үзенчәлекләренә багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде. «Тупас улон - тыр, шудо улон» иҗат остаханәсендә удмурт мәдәнияте почмагы әезрләнде. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар удмурт халкының үткәне һәм бүгенгесе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында бәян итте.