Центральная библиотека

Шигърият һәм Хәтер көне

22 октябрьдә ел саен Россиядә “Ак торналар” дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелә. Дагыстанның халык шагыре Рәсүл Гамзатов тарафыннан тәкъдим ителгән бу бәйрәм шигъбәйрәме генә түгел, ә төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне дә. “Шигърият һәм Хәтер көне”  дип исемләнгән онлайн әдәби кунакханәдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре әлеге бәйрәм турында мәгълүмат бирделәр һәм Рәсүл Гамзатовның “Тораналар” шигырен җиткерделәр.