Хәзинә тапкан әдип (Татар язучысы Гариф Ахуновның тууына 95 ел)
Балтач Үзәк китапханәсенең Инстаграм социаль челтәрендә «Китаплы җомга» проекты старт алды, аның ярдәмендә һәр җомга безнең китап укучыларыбыз өчен яңа ачыш булачак: татар һәм рус әдәбияты яңалыклары, онытылган кызыклы китапларга презентация, буктрейлерлар һәм төрле акцияләр. Проектның беренче җомга көнен татар язучысы, публицист Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулуга багышланган виртуаль китап күргәзмәсе ачып җибәрә