Китап күргәзмәсе-әңгәмә «Оялчан гений...» (инглиз язучысы Агата Кристиның 130 еллыгына багышлап)
Агата Кристи үзенең укучылары янына чыкты. Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре «Балтач» ял паркында «Оялчан гений...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе-әңгәмә оештырдылар. Китапханәчеләр район халкын күргәзмә белән таныштырдылар, язучының тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Паркта ял итүчеләр күргәзмә белән кызыксындылар һәм канәгать калдылар. Барлык китап укырга яратучыларны безнең китапханәгә чакырабыз! Анда сезне детектив жанры виртуозы - Агата Кристи китаплары көтеп кала.