“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем”
Субаш авыл китапханәсендә “Туган тел” көне уңаеннан, мәдәният йорты белән берлектә “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” дигән әдәби –музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында татар теленең язмышы турында ачынып сөйләштек. Туган телебездәге яңа китаплар белән таныштык, татар халык һәм татар композиторларының җырларын җырладык. Кичәдә 14 кеше катнашты.