В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

“Җанга шифа...”

Урта яшьтәге китап укучы апалар  өчен дару үләннәренең файдасы турында “Җанга шифа...” дигән тематик чара үткәрелде. Китапханәдә  12 төрдәге кипкән дару үләннәреннән “Эко- кафе” булдырылды . Хәзерге заманда яшел даруханәләр кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә генә кирәк. Әлеге чара аша без дару үләннәрен җыю вакытын,  дөрес итеп киптерү турында сөйләштек. Безнең якларда үсә торган дару үләннәре белән таныштык, аларны нинди авырудан файдаланырга икәнен белдек, бик күп киңәшләр тыңладык. Кичәнең икенче өлешендә “Эко- кафе”дагы үләннәрдән  шифалы чәй эчтек. Барлыгы 17 кеше катнашты.