Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Балалар китабы – сихри дөнья”

Балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен “Балалар китабы – сихри дөнья” исемле әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада “Язу ничек барлыкка килгән?”, “Китап ничек ясала?” "Бу нинди әкият герое?" кебек сорауларга җаваплар алынды, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китаплар белән таныштырылды, әкиятләр кычкырып укылды.