Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"И,гүзәл син, хатын-кыз"

Борнак авыл китапханәсендә оештырылган "Сәйлән" клубына йөрүчеләр белән 8 март - Халыкара хатын -кызлар көне уңаеннан "И,гүзәл син, хатын-кыз" исемле кичә узды. Нәфис затларны хөрмәтләү кичәсе матур шигырьләр , җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чарага килгән хатын-кызларны авыл җирлеге башлыгы Габдуллин Ирек Илдар улы бәйрәм белән котлады. Бәйрәмдә шулай ук ут күршеләр, Арча районыннан килгән кунаклар абыйлы-энеле Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар да катнашты. Кунаклар һәм үзебезнең яраткан, оста гармунчылар:Рүзилә апа Габдрахманова, Наил абый Загретдиновлар бәйрәм кичәсен милли моңга күмде.