“Замана афәтеннән сакланыйк!"
Ел саен 1 мартта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Замана афәтеннән сакланыйк!" исемле мәгълүмат сәгате яшьләр белән үткәрелде. Аларга сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү,начар кешеләр йогынтысына бирелмәскә кирәклеге аңлатылды. Алар үзләрен наркотиклар йогынтысыннан ничек саклап калу һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре нидән гыйбарәт булуы турында белделәр.Наркотиклар турында булган китаплар белән таныштырылды.