"Ватанны саклау - изге бурыч"
Яшьләр белән, "Ватанны саклау - изге бурыч" исемле батырлык сәгате үткәрелде. Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Кыю, тәвәккәл, нык ихтиярлы, көчле рухлы - хәрби кешенең тиешле сыйфатлары шундый булуы хакында сөйләнелде. Авылыбыз , төбәгебезнең батырлары - Ватанны саклаучыларның Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Украина территориясендәге махсус хәрби операция вакытындагы батырлыклары белән таныштырылды,кыр батырлары турында сөйләп, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә өлеш кертү-бүгенге чараның төп максаты булды.