Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Погружение в мир русской литературы" исемле квест-уен

"Погружение в мир русской литературы" исемле квест-уен яшьләр белән үткәрелде. Катнашучылар алты тукталыш буйлап сәяхәт иттеләр. Һәр тукталыш, рус әдәбияты мохитенә чумарга һәм  үз белемнәрен тикшерергә  ярдәм итте. "Язучыны портрет буенча танып бел" тукталышында,  катнашучылар танылган авторларны, аларның сурәтләреннән танып белделәр. "Сорау-җавап" ларга туктап,  әсәрләр һәм аларны иҗат итүчеләр турында кызыклы сораулар, мәгьлүматлар белделәр.Ә инде "Кара тартма" тукталышында, һәр әйберне алып, аларның кайсы әсәрләргә каравын әйттеләр. "Тасвирлау буенча китапны тап" тукталышында, кыскача тасвирламалардан әсәрләрнең исемнәрен белделәр. "Шигырьләр конкурс"ында,  иҗатка гашыйклар фикерләр  алыштылар. Чара яшьләргә бик ошады.