"Балаларга - куркынычсыз интернет!"
"Балаларга - куркынычсыз интернет!" исемле мәгьлүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чара "Интернет куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында оештырылды. Интернет - кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул. Әмма дөрес файдаланганда гына. Интернет челтәрен куркынычсыз куллануның төп төшенчәләре турында мәгълүмат бирелде. Балалар «бөтендөнья пәрәвезеннән» килгән барлык зыянлы нәрсәләрдән ничек сакланырга һәм башка кешегә зыян китермәс өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белделәр.