Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Онытма! Хәтерлә! Батырлар мәңгегә хәтердә"

2026 ел- каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. "Онытма! Хәтерлә! Батырлар мәңгегә хәтердә" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә Муса Җәлилнең үзе турында һәм төрле елларда иҗат ителгән шигырь китаплары урнаштырылды. Югары сыйныф укучыларына күргәзмәдәге китаплар буенча күзәтү үткәрелде. Шагыйрнең батырлык, ватанпәрварлык һәм туган илне ярату кебек шигырьләре кычкырып укылды.