"И, син Тукай,халкым күкрәгендә, якты йолдыз булып кабындың"
2026 ел - Татарстан Республикасында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Тукай елы дип игълан ителде. "И, син Тукай,халкым күкрәгендә, якты йолдыз булып кабындың" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә Габдулла Тукайның үзе турында һәм шигырьләре, әкиятләре куелды. Башлангыч сыйныф укучыларына, күргәзмәгә куелган китаплар буенча күзәтү үткәрелде. Габдулла Тукаебызның шигырьләре кычкырып укылды.