"Җан азыгы китап"
1 нче, 3 нче сыйныф укучылары өчен "Җан азыгы китап" исемле китапханә сәгате үткәрелде. Максат: укучыларда матур әдәбияткә кызыксыну уяту , тел байлыкларын арттыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Уукучыларны әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар белән таныштырылды. Табышмакларга җавап эзләдек, мәкальне дәвам ит.. уены үткәрдек.Мин китап укып нәрсәгә өйрәнәм дигән сорауга җавап эзләдек. Чара ахырында китап саклау кагыйдәләрен искә алдык. Дәрес укучылар өчен кызыклы булды.