"Туган якны өйрәнү сандыгы"
Һәр кешенең дә үзенә генә кадерле булган туган ягы, туган җире бар. Кеше гомере буе йөрәгендә туган ягын йөртә. Ватанга хөрмәт, ватанпәрвәрлек, милли үзенчәлек булдыру максатыннан укучылар белән "Туган якны өйрәнү сандыгы" исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Туган авылыбыз тарихын, аның ничек барлыкка килүен, күренекле кешеләре һәм бүгенге көндә авылның яшәеше турында укучылардан күп кенә сораулар алынды. Аларга кызыклы һәм файдалы мәгьлүмат бирелде.