Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Мин бәхетле, мин хокуклы"

20 ноябрь бала хокукларын яклау көне уңаеннан Борнак авыл китапханәсендә 3-4 сыйныф  укучыларына "Мин бәхетле, мин хокуклы" исемле чара үткәрелде. Укучылар төп хокук булган яшәү һәм исемгә, түләүсез белем алуга, медицина ярдәменә хокуклы булулары белән таныштылар. Шулай ук укучылар үзләренең нинди бурычлары булуларын белделәр. Үз белемнәрен "Ягымлы сүзләр", "Бу рөхсәт ителә-бу тыела", "Хокук әлифбасы" уеннарында катнаштылар.