Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Татар фольклорының байлыгы"

Яшьләр белән "Богатство татарского фольклора" ("Татар фольклорының байлыгы") исемле библио-квиз үткәрелде. Фольклор төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар, мәкальләр тыңладылар, тизәйткеч сүзләр әйттеләр, табышмаклар чишүдә актив катнаштылар, мәзәкләр һәм такмазалар укыдылар. "Мәкальне дәвам ит" уены кызыклы үтте. Татар халык әкиятеннән башка нинди фольклор булсын.Чарада катнашучылар, әкиятләрнең төрле булганын искә төшерделәр, аларда булган могҗизаларга мисаллар китерделәр. Фольклор-һәр халыкның үзгәрешсез байлыгы, халыкның талантын һәм сәләтен күрсәтүче авыз иҗаты.